«Петр Беренче реформалары: уңай һәм тискәре яклары»: тарих сәгате (12+)
31 май көнне, Петр Беренченең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Петр Беренче реформалары: уңай һәм тискәре яклары» дигән тарих сәгате үтте. Чара башында катнашучылар Петр Беренченең күпкырлы эшчәнлеге турында кыскача күзәтүне тыңладылар, ул идарә иткән чордагы кызыклы фактлар һәм вакыйгалар белән танышты, «Петр Беренче турында мин нәрсә беләм» дигән тест үттеләр. Аның мәгърифәт-агарту, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге реформалары турында аерым сөйләштеләр. Петр Беренче реформалары символы – җилкәнле кәгазь корабка «утырып», катнашучылар әлеге реформаларның уңай һәм тискәре яклары турында язды һәм башкаларның фикерләре белән чагыштырды. Чараның икенче өлешендә балалар Казан төбәге үсеше тарихында Петр Беренченең роле турында белде. Китапханәче чыгышы «Петр I нең Казан төбәгенә керткән реформалары» дигән электрон презентация белән үрелеп барды, «Бөек император тормышы» викторинасы сорауларына җавап бирде. |